3 октябрь 2018 яңалыклары
-
Юл-транспорт фаҗигаләре булган урыннан китеп бармагыз
ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илфат Җаббаров сүзләренә караганда, соңгы вакытта бистәбездә катнашучылары вакыйга урыныннан качып киткән юл-транспорт фаҗигаләре арткан.
-
Ярминкәгә Казанга
22 сентябрьдә Казанның ун мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды, аларның берсендә безнең район продукциясе дә тәкъдим ителде.
-
АКЫЛ, КАЙГЫРТУ, ИГЕЛЕК ҺӘМ ИГЪТИБАР БӘЙРӘМЕ
Узган шимбәдә өлкән буын алексеевскилылар акыл бәйрәме белән котлаулар кабул иттеләр. Бер-бер артлы тезелеп киткән бәйрәм концертлары һәм очрашулар район Советы, башкарма комитеты һәм җирле үзидарә органнары ветераннары өчен Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чарадан башланып китте. Җыелучыларны район башлыгы Сергей Демидов котлады. Тармак ветераннары исеменә иң җылы сәламәтлек, игелек һәм иминлек теләп котлаулар яңгырады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре якташлары өчен бәйрәм концерты әзерләделәр.
-
“Россия – минем тарихым” Казан паркы Тарихи парклар ассоциациясенә кергән
Казан тарихи паркы бер ел дәвамында диярлек эшли һәм ул дүрт экспозициядән тора.